Главная | Регистрация | Вход | RSSСуббота, 23.02.2019, 20:29

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Кәримуллина Әлфия сайты

Меню
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

“Олы Мәтәскә авылы җирлеге чишмәләренең тарихы”
[ Скачать с сервера (713.6 Kb) ] 19.03.2015, 13:18

  ПРОЕКТ  ЭШЕ

Эчтәлек

1.  Кереш

-Чишмәләр -мәңгелек  кыйммәт! ..................................................................3

- Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары................................. 4      

2.Төп өлеш

I бүлек. Проблеманы теоретик яктан өйрәнү.

1.1.Тарих эзләре буйлап ...

- Авылым тарихы .....................................................................................................4

-Чишмәләрнең аталу тарихы  безгә  ниләр  сөйли? .............................................5-9

1.2. Өйрәнелә торган проблеманың хәзерге замандагы торышы.

- Чишмәләребез яши! .....................................................................................9

-Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр ...................................................................... .10

II бүлек .  Өйрәнелә торган проблеманы практик яктан ныгыту.

-Чишмәләрнең кадерен белегез! ……………………………………………….. 10

2.1. Эзләнү-тикшеренү методикасы .

-Минем тикшеренүләрем ................................................................................11

2.2. Эзләнү эшенең нәтиҗәләре

- Икенче бүлек буенча нәтиҗәләр ...................................................................11

     Йомгаклау.

     -Авылыбызда   чишмәләр җыры тынмасын!.....................................................11,12

 Файдаланылган әдәбият.......................................................................................12 

Кушымта .................................................................................................13,14

 

Кереш өлеш.

1.Чишмәләр -мәңгелек  кыйммәт!

 Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Шагыйрь Равил Фәйзуллин «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай дип яза:

Минем дә бар үзем өчен
шундый як — Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!

  Әйе, кеше гомер буе Җир йөзендәге мәңгелек кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләрнең  тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буенча килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. “Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргән... “Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта”, - дип яза Касыйм Тәхау.  Вак  чишмәләрдән  зур  елгалар  барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа.Ә Ватаныбыз тарихын белү – һәммәбезнең дә бурычы.

    Барыбызга да билгеле,  хәзерге заманда халыкның чишмәләрдән файдалануы . шул исәптән аларга карата игътибар да кими төште.Мин үзем дә туган авылым Олы Мәтәскә җирлегендә чишмәләрнең шактый икәнен белсәм дә , аларның атамаларын белми идем. Кайсыберләренең атамалары таныш булса да , ни өчен шулай аталганлыгы мине кызыксындырды. Шулардан чыгып  мин  үз авылым тирәсендәге чишмә, сулыкларның аталу тарихларын , аларның бүгенге көндәге торышын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым һәм эзләнү эшемне шуңа багышладым.

2.Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары 

Тикшерү эшенең  темасы:  “Олы Мәтәскә  җирлеге чишмәләрен , аларның аталу тарихын өйрәнү, чишмәләрне  саклау"

Теманың актуальлеге: чишмә атамаларның  тарихын өйрәнеп,  алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда  файдалану.

 Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Олы  Мәтәскә  җирлеге сулыкларының тарихларын тикшерү,  материаллар  җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр.

 Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

 Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның  өлкән кешеләреннән атамалар  тарихын  сөйләтү,  язмаларны редакцияләү; чишмә, сулык күренешләрен  фотога төшерү.

Төп өлеш

I бүлек. Проблеманы теоретик яктан өйрәнү.

1.1. Авылым тарихы.

Безнең авыл барлыкка килгәнче бу урыннар адәм керә алмаслык сазлык һәм куе урман булган. Ә урман уртасыннан челтерәп чишмә аккан. Кешеләр үзләренә тормыш итү өчен су якын булган урыннар эзләгәннәр.Төрек-Тәмте авылыннан хәзерге Тәмте- Мәтәскә авылына  үзенең гаиләсе белән Мөтәси исемле кеше килеп урнаша. Акрынлап монда кечкенә генә бер авыл барлыкка килгән. Һәм бу авылга  Мөтәси хөрмәтенә һәм Төрек-Тәмтедән килеп утырганга Тәмте-Мәтәскә дип исем биргәннәр. Озак та үтмәгән Тәмте-Мәтәскәдән берничә гаилә үзләреннән ерак булмаган урман уртасындагы чишмә буена килеп утырган. Акрынлап монда килеп урнашучылар күбәйгән, авыл вакытлар узу белән зурайган. Урманның күп өлешен кискәннәр, чистартканнар. Казып юллар салганнар. Авылга Олы Мәтәскә дип исем биргәннәр. Монда яшәүче халыкның төп кәсебе игенчелек булган. Төп халкы татарлар .Саф татар телендә сөйләшәләр.

   Җир йөзендә  бер  тамчы  суга  зарыккан  ком чүле, далалы  кыйтгалар  бар. Табигать – Анабыз Теләче төбәген  дәрьялар белән бизәмәсә дә, татлы сулы чишмәләребез бихисап. Бу яктан  Ходай  безне  рәнҗетмәгән. Агымсуларга  бай  безнең  яшәгән  төбәгебез.

    Билгеле булганча, елга—суларны бабаларыбыз изгеләштергәннәр, аларга гыйбадәт кылганнар. Шуңа күрә чишмә - чыганаклар турында аерым сөйләп китү урынлы булыр. 

   Бүгенге көндә Олы Мәтәскә авылы җирлегендә 15тән артык чишмә бар. Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, матур атамалар да  кушканнар чишмәләргә: Фазыл чишмәсе, Ташчишмә, Тау асты чишмәсе, Фәризә чишмәсе, Салкын чишмә, Ярмәк чишмәсе, Үткәвәл чишмәсе... . Бу су чыганаклары халык тормышының истәлек—хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.  

   Эзләнү эше барышында мин берничә  чишмәнең аталу тарихын өйрәндем.

                  Чишмәләрнең аталу тарихы  безгә  ниләр  сөйли?

Җырларда җырланган  Фазыл чишмәсе ...

Нигә «Фазыл чишмәсе»? Кем ул Фазыл? Нигә халык теленә кергән, нигә моң булып киткән?». Бу сорау мине аеруча нык кызыксындырды. Чөнки көе халыкныкы, сүзләрен Сибгат Хәким иҗат иткән “Фазыл чишмәсе “ җыры безнең авылдагы чишмә турында икән бит.

     Бу  җырның  бәләкәй  генә  тарихы  бар.Минем туган авылым   Теләче  районы  Яңа Илдә (Югары Мәтәскә)   авылда “Фазыл  чишмәсе”  дип  аталган  чишмә  бар.  1946  нчы  елда  баянчы  Рокыя  Ибраһимовага  шул  авылда   булырга  туры  килә. Эштән  соң  кичен авыл  яшьләре  белән шул  чишмә  буена  бара. Ул  яшьләрнең уйнап,  җырлап  күңел  ача  торган урыннары   була.

  Уен-көлке арасында  гармунчы  егет бик  күңелле  һәм  Рокыяга  таныш  булмаган    яңа  бер  көй  уйнап  җибәрә.  Яшьләр  кушылалар.  Шунда  Рокыя  Ибраһимова  көйне  отып  ала.  Ләкин  аның  үзенә  беркетелгән  сүзләре  һәм  исеме  булмый. “Яңа  көй”  дип  кенә  йөртәләр  икән. “Фазыл  чишмәсе” буенда   җырлаганга,  аңа  “Фазыл  чишмәсе”  дип  исем  куючы  да  Рокыя  Ибраһимова  була.  Берникадәр  вакыттан  соң   “Фазыл  чишмәсе”  көе Сибгат  Хәким  сүзләре  белән    Гөлсем  Сөләйманова  һәм  Рокыя  Ибраһимова  башкаруында радио  концертында  яңгырый.  Хәзерге вакытта да бу җырны төрле җырчылар , җыр коллективлары  яратып башкаралар.

   Менә  шулай  туа  “Фазыл  чишмәсе”  җыры. Мин бу җыр тарихының туган авылым белән бәйле булуы белән бик горурланам. 

Шәмсебану чишмәсе

     Бу чишмә авылның төньяк-көнбатышындагы Үткәвәл елгасының биек уң як ярыннан челтерәп ага. Җәйге челләдә печән чабып тәмам аргач , урманнан кайтырга чыккан Шәмебану атлы авыл хатыны хәлсезләнеп җиргә егыла. Шул мизгелдә могҗиза була . Якында гына чишмә бәреп чыга. Аның салкын суын эчеп аякка баса ул. Әби үзе исән түгел инде.  Изге  күңелле булганга,аның исеме халык телендә һаман яши.Ә чишмәгә Шәмсебану чишмәсе дип исем бирәләр.

Үткәвәл чишмәсе 

     Бу чишмәнең дә тарихы кызыклы. Ул авыл очындагы Үткәвәл урамы башындагы елганың сул як ярында урнашкан. Исеме дә шуның белән бәйле. Ә Үткәвәл атамасының тарихы мондыйрак... Авылда  борынгы заманнарда Үлмәскол исемле кеше яшәгән . Аның җиде улы булган. 17 нче гасырда Иван Грозный татарларны үз диненә кертү өчен татар авылларына поход башлаган. Тәре походы отряды безнең авылга да килгән. Үлмәсколның уллары әкият батырлары кебек көчле булганнар. Алар тәре походы отрядына каршы сугышка күтәрелгәннәр. Егетләргә халык та кушылган. Халык ачуына каршы тора алмаган тәре походы отряды авылны ташлап чыгып киткән. Отряд Питрәч районы Кәвәл авылына таба юнәлгән . Иван Грозный   отряды чыгып киткән урамны  “Путь Ковали “ дип атап йөртә башлаганнар . Халык теленә  исә ул Үткәвәл урамы дип кереп калган, бүгенге көндә дә шулай аталып йөртелә.          Үткәвәл чишмәсенең суы искиткеч тәмле. Бик тә күптәнге чишмә булганга чишмә соңгы елларда саега , аңа юкка чыгу куркынычы яный башлаган иде хәтта. Узган ел авылыбызның изге күңелле ир-атлары чишмәне төзекләндерделәр, аңа яңа тормыш бирделәр.

   Югарыда атап  үтелгән урыс отрядында бер хатын –кыз (элек халыкта урыс хатын –кызларын марҗа дип йөрткәннәр) булган . Ул шунда  бер елга буенда һәлак булган. Бу елга хәзер дә Марҗа елгасы дип атап йөртелә.

Ярмәк чишмәсе

 Сап-салкын сулы  Ярмәк чишмәсе  авылның төньягындагы  Кушъелга таулыгыннан  агып чыга. Суы тәмле,  тирәсе чиста. Тизлеге – 30 м/мин, төсе – төссез, саф сулы.Чишмә авылдан хәйран еракта урнашса да ,аның суын сырхауларны дәвалау максатыннан бик күпләр әле дә файдаланалар. Җәйге эсселәрдә көтүчеләр аның салкын суын эчеп хәл ала. Чишмәнең исем тарихы гыйбрәтле.  Бу елга урман уртасында булган. Ул урманны урманчы  рус кешесе Ермаков саклаган. Аны качкыннар үтергәннәр. Ярмәк исеме бу елгага аның истәлегенә бирелгән.  Соңгы  елларда     чишмәне Нигъмәтуллин Нуриәхмәт бабай    карап, улакларын чистартып тора. 

Салкын чишмә

   Бу чишмә Югары Мәтәскә авылының көнбатыш өлешендә урман буенда челтерәп ага. Чишмәнең агышы бик көчле булганга ул биш тармаклы булып, ургылып ага. Салкын чишмә атамасы аңа тешләрне сындырырлык салкын суы өчен бирелгән. Элек елларда бу чишмә буенда шаулап-гөрләп сабантуйлары үтә торган булган.        

                                                      Ташчишмә

Олы Мәтәскә авылының көньяк-көнчыгышында таулар тезмәсе бар. (Безнең якларда биек калкулыкларны да тау дип әйтү гадәткә кергән) Инеш буе таулыгыннан  зур-зур  ташлар арасыннан агып чыгучы бу чишмәне Ташчишмә дип атап йөртәләр. Тимер торба аша челтерәп чыгып, инешкә кушыла.Элек елларда суы бик тә тәмле булганга ерак урамнардан да суга Ташчишмәгә йөргәннәр. Хәзер инде бу чишмәгә йөрүче сирәк. Шулай булса да аны әле ташландык дип әйтеп булмый.Аны төзекләндереп , чистартып торучы яхшы күңелле авылдашлар бар.

                                                  Тау асты  чишмәсе (Авыл чишмәсе)

    Авылның нәкъ уртасында  инеш буендагы яр астыннан  агып чыгучы бу чишмә авылдагы иң борынгы, шул ук вактта бүгенге көндә дә халык иң күп йөри торган чишмәбез. Элек  чишмәнең суы бик көчле булган. Хәзер алай ук  түгел инде.  Чишмә янында  яшел таллыклар. Бу чишмәгә игътибар, тәрбия аеруча зур – ул авылыбызның иң төп чишмәсе. Гомер -гомергә ул гел яңартылып , төзеклектә тотыла.

Елгалар, күлләр.

   Күл, саз, кое , баткаклык исемнәре безнең төбәктә дә нәкъ шулай атала. Ә менә елга дип бездә сулысына да ,сусыз коры чокырларга да әйтәләр. Мәсәлән: Каргалар елгасы, Таш елга, Аю елгасы, Түләмә елгасы, Ярмәк елгасы. Кабак суы, Коры елга, Куш елга, Таш чишмә.

   Түләмә  елгасы атамасы турында ике төрле тарих йөри. Элек шәһәргә илтүче юлга шушы елга аша көймәдә чыкканнар дип әйтәләр. Бу хезмәт түләүле булганга күрә, халыкның һаман акча түләп йөрисе килмәгән. Ул урынны әле хәзер дә Беракча почмагы дип атап йөртәләр. Кешеләрнең гел-гел акча түләргә хәлләреннән килмәгән. Алар буе елга аша күпер салганнар да, ”акча түләмәгез, шушыннан йөрегез “ дигәннәр.Түләмә атамасы  шуннан килеп чыккан дип сөйлиләр.

    Ә икенче тарих мондый. Бу елга буйлары көтү көтәр өчен уңайлы булган. Ләкин көннәрдән бер көнне маллар күпләп кырыла башлаган. Кешеләр моның сәбәбен таба алмаганнар. Тик соңыннан гына елга буенда түләмә исемле бик тә агулы үлән үскәнлеге ачыкланган, елгага Түләмә атамасы шуннан бирелгән диләр.

   Әҗәл елгасы – бу елгада качкыннар яшәп яткан. Элек калага юл урман аша булган. Качкыннар калага баручыларны шул елгага алып кереп талый һәм үтерә торган булганнар. Шуңа күрә бу елгага Әҗәл елгасы дип  исем биргәннәр.

   Куш елга – бу елга ике тармаклы булып урман эченә сузылган. Ике тармакта ике чишмә булган. Ике тармаклы булганга күрә елгага Куш елга исеме бирелгән.

   Каргалар елгасы – Бу исем аңа электән бирелгән. Бу елга кырыенда Карга кушаматлы кешеләр яшәгән.

   Аюлар елгасы -  бу елгада бик күп чокырлар булган . Кешеләр анда аюлар яши дип уйлаганнар. Елганың исеме шуннан килеп чыккан.

  §1.2. Өйрәнелә торган проблеманың хәзерге замандагы торышы.  

   Чишмәләребез яши!

  Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра барган. Хәзер байлык, мал – мөлкәт туплау йогышлы чиргә әверелә бара. Чишмәләр онытыла. Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал – туар таптый. Ә шулай да чишмәләр исән кала. Чал тарих исән! Бүген дә алар безне саф сулары белән куандыра. Ел саен чишмә буенда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уздырыла.

   Чишмәләрнең тарихын өйрәнгәндә тагын бер кызыклы фактка юлыктым. Элеккеге чишмәләр белән беррәттән соңгы елларда  гына барлыкка килгәннәре дә бар икән . Шуларның берсе – Чуваш чишмәсе . Аны авылга вакытлыча эшкә килгән чуваш милләтеннән булган кеше авылның көнчыгышындагы  текә тау битендә ачкан. Авылдагы иң аулак  , иң чиста урынындагы бу чишмәгә халык бик теләп йөри . Суының бик йомшак, тәмле булуы билгеле.

   Шунысы куандыра   - безнең якларда эчә торган су запасы күп әле. . Шул сәбәпле, әле хәзергә су кытлыгы көтелми. Кайбер илләрдә суны, самолет белән ташып, җан башына карап бүләләр. Дөньяның кайбер шәһәрләрендә гап – гади суны стаканлап саталар.Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булырга кирәклекне искәртергә тиеш. Чишмәләрне саклау өчен  без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.

Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр:

    Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт- йола кануннарына һәм башка үзенчәлекләр буенча бирелә. Кайбер  кешенең  күңелендә  мондый  сорау  туарга  мөмкин: хәзерге  вакытта,  өйләргә чишмә суы торбалар аша  агып  килгәндә,  ул чишмәнең  нинди исем  белән  аталуын белү  безгә,  яшьләргә, ни  өчен кирәк соң? “Үткәнен  белмәгәннең – киләчәге юк,”- ди  халык. Димәк, без  авылның  үткән  тарихы  белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр.                                                    

II бүлек .  Өйрәнелә торган проблеманы практик яктан ныгыту.

Чишмәләрнең кадерен белегез!

    Чынан да, һаваның, эчәр суларның пычрануы аяныч хәл. Табигатьне яраткан, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тойган һәр кеше туган җиребез күркен саклар өчен барлык көчен салырга тиеш.

     Их, яшисе иде озак, мәңге...
     Табигатьтән башка үле без,
     Кемдер, зарыгып бер йотым су сорый –
     Чишмәләрнең кадерен белегез
!
    Халкыбыз элек – электән чишмә - күлләрне чистартып, саклап, кадерләп торган. Без .  укучылар, онытылган, авылдан читтә калган чишмәләрне юллап табып, аларны чистару эшендә катнашабыз. Чишмә тирәләрен чүп-чардан арындыру, улакларын чистарту  кебек файдалы һәм кирәкле эштән берәү дә читтә калмаска тырыша. Бу  эшләр барышында без ул чишмәләрнең тарихлары белән дә танышабыз. 

2.1. Эзләнү-тикшеренү методикасы .

Минем тикшеренүләрем.

   Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин сораштыру үткәрдем, фәнни әдәбият белән таныштым, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәндем; авылыбызның  өлкән кешеләреннән атамалар  тарихын  сөйләттем,  язмаларны редакцияләдем; чишмә, сулык күренешләрен  фотога төшердем. Укучылар, яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр белән сөйләштем. Безнең авыл тарихын күпләр белмәгән икән. Шушы эзләнү эшем белән мин авылым тарихын өйрәнүгә үз өлешемне кертергә тырыштым. Тикшеренүләрдән күренгәнчә,  атамаларның барлыкка килүләре --җәмгыятьнең  һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа.  Гасырлар  үтү  белән  кайбер атамаларның  баштагы  исемнәре  онытылган.  Авыл  халкы  аларга  яңа  исемнәр кушкан, ә  күбесе  исә борынгы  атамалары  белән аталып йөри.

2.2. Эзләнү эшенең нәтиҗәләре

 Икенче бүлек буенча нәтиҗәләр:

   Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды, ләкин күпчелек чишмәләр файдаланылмый һәм аларга безнең ярдәм кирәк. Алга таба да үз авылымның, районымның чишмәләре тарихын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч  һәм шул ук вакытта файдалы  шөгыль. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны  беләбез.

    Йомгаклау.

     Авылыбызда   чишмәләр җыры тынмасын!

Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без,
 Кемдер, зарыгып бер йотым су сорый –
 Чишмәләрнең кадерен белегез!

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми.

Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, -
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп – челтерәп аксын,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!

 

 

Кулланылган әдәбият ;

1. Гарипова Ф.   Авылларны  сөям  җаным-тәнем  белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994

       2. Зарипов Р.С. Үткәннәр эзеннән.// Мәгариф.-- 1998.- №7.

    3. Саттаров  Г.Ф. Атамалар  дөньясына  сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.

   4. Саттаров  Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.--№11.

   5. Җәүдәт  Фәйзи. Халык  җәүһәрләре-күңелем  кыллары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Мои файлы | Добавил: Tagir
Просмотров: 2620 | Загрузок: 203 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Эзләү
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2019
    Конструктор сайтов - uCoz